«Ак халатлы фәрештәләр» медицина фестивале тәмамланды

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе

1еннән башлап 8нче февральгә кадәр «Ак халатлы фәрештәләр» Медицина фестивале чикләрендә Казан дәүләт медицина университеты һәм Татарстан Республикасының медицина оешмаларында ачык ишекләр көннәре үтте һәм КДМУ факультетларын күрсәтү булды. Фестиваль чикләрендә 1 февральдә «Югары медицина технологияләре белем бирү үзәге» КБПда ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин КДМУның 2нче курс интерннарына һәм ординаторларына Татарстанның сәламәтлек саклау тармагын үзгәртеп кору, заман технологияләре турында сөйләде. КДМУ ректоры А.С. Созинов Татарстан Республикасының шәһәрләрендә: Яр Чаллы, Түбəн Кама, Алабугада укучылар һәм аларның ата-аналары белән очрашулар үткәрде. 

Шул ук көнне КДМУны һәм ЮУЙның факультетларын күрсәтүләр үткәрелде. Казан ДМУның медицина-профилактика факультетын күрсәтү «ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБССО җирлегендә үтте. Укучылар физик факторлар, гигиена укытуы, иҗтимагый-гигиена мониторингы бүлекләренә, шулай ук хәзерге заман бактериология лабораториясенә килеп киттеләр. Укучыларга медицина-профилактика факультетын һәм «Медицина биофизикасы» белгечлеген күрсәтү «ТР ССМ Республика клиника онкология диспансеры» ДАССОда үтте. Балалар өчен нур терапиясе һәм функциональ диагностика кабинетлары буенча таныштыру экскурсиясе үткәрелде.

«ТР ССМ Балалар республика клиника хастаханәсе» ДАССО җирлегендә педиатрия факультетын күрсәтү булды. Яңа туганнар, җитлекми туганнар өчен булган бүлекләр һәм диагноз бүлеге буенча экскурсия үткәрелде.

«РКДҮ» ДАССОда «Югары шәфкать туташы белеме» белгечлеген күрсәтү булды. Очрашу ахырында булган бар кешеләргә палаталарны, нейрохирургия бүлегендәге шәфкать туташы постын һәм электрон авырулар тарихы белән эшләүне күрсәттеләр.

Фармацевтлар факультетының уку-лаборатория корпусында абитуриентлар белән очрашу «Фармацевтика» белгечлеге буенча да булды, анда абитуриентлар кызыксыну белән уку һәм фәнни лабораторияләрне карап чыктылар. 

КДМУ стоматология хастаханәсендә укучыларга һәм ата-аналарга тешләрне дәвалау, авыз куышлыгы гигиенасы турында сөйләделәр. Дәвалау факультетын күрсәтү «Шәһәр клиника хастаханәсе» №7 ДАССО һәм  «РКХ» №1 ДАССО җирлегендә үтте. Аларда клиникаларның бүлекләре буенча таныштыру экскурсияләре үтте. Барлык килүчеләр колледж музеена килепкиттеләр, фармакогнозия һәм дарулар җитештерү технологияләре турында һәм биологиянең һәм даруханәләрнең кайбер серләрен белделәр.

2 февраль көнне Казан ДМУны күрсәтү ЮУЙның үзендә булды. Барлык килүчеләр шулай ук медицина университетының Фәнни китапханәсенә кереп чыга алдылар.

Фестиваль чаралары шимбә көнне 8 февральдә тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International