Концерт Бөтендөнья онкология авырулы бала көнендә – 15 февральдә узачак. Бу инде ТР Дәүләт симфоник оркестрының һәм маэстро Александр Сладковскийның дүртенче концерты. Бөтен җыелган акчалар Татарстан Республикасында Беренче балалар хосписын төзү өчен Анжела Вавилова исемендәге Фондка күчереләчәк.
Төрле елларда анда актриса Чулпан Хамматова, телетапшыруларны алып баручылар Лилия Гильдеева, Дмитрий Нестеров, Ольга Лаврова, Роман Ерыгин катнаштылар. Бу концертлар аркасында 10 млн сумга якын акча җыелды.
Җәй көнне төзелә башлаган хоспис бинасында бүген вент-фасад эшләре бара. Иң якын көннәрдә эчке эшкәртү башланачак. 1 июньдә беренче чиратны (18 яшькә кадәрге балалар өчен 12 урынлы 10 палатаны) тапшырырга планлаштырыла. Хоспис төзүнең гомуми бәясе 154,2 млн сум тәшкил итә. Бүгенге көнгә 99 млн сум акча җыелган. Беренче һәм икенче чиратларны җибәрергә тагын 70 млн кирәк (икенче чират тагын өлкән кешеләр өчен булган 19 урынлы 10 палатаны тәшкил итәчәк).
150 көчле авыручы бала күчмә хоспис хезмәте аркасында белгечләр ярдәмен ала инде, 4нче номерлы Казан балалар терапия санаториясенең җирлегендә хосписның ике вакытлы палатасы эшли.
Хәйрия концертына билетлар сатуга чыктылар инде, аларның бәясе 300 сумнан башлап 1600 сумга кадәр.