Бүген Балалар Республика клиника хастаханәсендә БРКХ җитәкчелегенең Яр Чаллы шәһ. «Кама балалар медицина үзәге» ДАССО җитәкчеләре төркеме белән беренче очрашулары узды.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы Балачак хезмәтенең ике әйдәүче медицина оешмасының тәэсир итешүләре турында сөйләшү булды. Атап әйткәндә, яклар сабыйлар үлеме санын киметү сораулары, медицина ярдәмен күрсәтүнең сыйфаты, Яр Чаллы шәһ. «КБМҮ» ДАССОның хезмәт күрсәтү зонасының киңәюе белән бәйле республикада яшәүче балаларга реанимация, хирургия, неонатология, офтальмология ярдәмнәрен күрсәтү турында фикер алыштылар.
Кунаклар БРКХнең реанимация-консультация үзәгенә, яңа туган балаларның һәм җитлекми туганнарның реанимация һәм патология бүлегенә, кечкенә яшьтәге балалар өчен булган хирургия бүлегенә, кабул итү-диагностика блогына килеп киттеләр.
Ахырда Татарстан Республикасы балаларына медицина ярдәмен күрсәткәндә тәэсир итешү регламенты турындагы икеяклы килешүгә кул куелды.