Гражданнарның психик сәламәтлеге мәсьәләләре киңәшләшеп чишелә

2014 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Психик авырулы кешеләргә карата булган мөнәсәбәт җәмгыятьнең җитлегү һәм кешелеклелек дәрәҗәсе турында оста итеп раслый. Хәзерге вакытта психиатрия хезмәтенең төп бурычы булып «Психиатрия ярдәме һәм аны күрсәткәндә гражданнар хокукларының гарантияләре турында»гы РФ Законын таләпчән саклау тора. Бу максат белән Әлмәт психоневрология диспансеры коллективы аның бөтен процессуаль нормаларын һәм халыкның табиб-психиатрларга үз теләкләре белән мөрәҗәгать итү принцибын таләпчән саклауга зур игътибар бирә.
Академик В.М. Бехтерев исемендәге Республика клиника психиатрия хастаханәсенең баш табибы Фәрит Җиһаншин һәм ТР ССМ ӘМР Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин катнашуында җыелышта 2013 ел өчен дәвалау оешмасы эшенең нәтиҗәләренә  йомгаклар ясалды.
Хисап доклады белән ӘПНД баш табибы Сергей Лебедев чыгыш ясады.
Равил
Хәйруллин үз чыгышында сәламәтлек саклау тармагы үсешенең беренче урында торучы юнәлешләре (бүген аерым игътибар балачак һәм бала тудырырга ярдәм итү мәсьәләләренә бирелә) турында әйтте.
Җәмгыятьнең җитлегү һәм кешелеклелек дәрәҗәсе турында психик авырулы кешеләргә карата булган мөнәсәбәт оста итеп раслый. Һәм гражданнарның психика (күңел) сәламәтлекләре мәсьәләсе бүген бик үткен тора. Бу мәсьәләгә Фәрит Зиһаншин көчле басым ясады.
Психик авырулы кеше үз-үзен яклый алмый һәм хәтта үзенең авыру икәнлеген аңламаска да мөмкин. Әйләнә-тирәдәге кешеләр
аннан читләшәләр, туганнар ераклашалар.

РКПХның баш табибы Фәрит Зиһаншин игътибарны эш процессында булган, яшәүчеләргә чын ярдәмне сизәргә ярдәм итәчәк төп мизгелләргә юнәлтергә кирәк дип әйтте.
Очрашу беткәндә иң яхшы эшчеләргә күпьеллык хезмәтләре өчен һәм 2013 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча Ак. В.М. Бехтерев исемендәге РКПХ һәм ӘПНД җитәкчелегеннән Почет грамоталары һәм Рәхмәт хатлары бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International