Югары медицина технологияләре белем бирү үзәгендә дәвалау-профилактикалау оешмаларының медицина хезмәтләрен күрсәтү сыйфатын җитәкчеләренең идарә итү осталыкларын камилләштерү исәбенә күтәрүгә юнәлдерелгән «Медицина оешмасында нәтиҗәле идарә итүне төзү» дигән өч көнлек мастер-класс узды. Аны сыйфат менеджменты, аккредитация һәм билгеләү өлкәсендә шөгыльләнә торган танылган халыкара класслы экспертлар уздырдылар. Укыту барышында катнашучыларга медицина оешмасында сыйфат менеджментының системасын урнаштыру вакытында җитәкчеләрнең төп мәсьәләләре белән, эчке каршылык күрсәтүне җинеп чыгу һәм хезмәткәрләрнең җаваплылыгын күтәрү механизмнары белән танышырга мөмкинлек тәкъдим ителде.