Информацион белдерү

2014 елның 14 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә 16 яшьлек кызның үлүе факты буенча тикшерү уздыра. Бала йогышлы авырулар хастаханәсенә лакунар ангина диагнозы белән авыруның 6нчы көненә салынган булуы билгеләнде. Беренче сәгатьләрдә аңа бактерияләргә каршы терапия башланды. Дару чарасын кертүнең беренче секундларында кызда анафилактик реакция үсеш алды. Реанимацияләү чараларын уздыру нәтиҗәсендә йөрәк эшчәнлеге төзәтелде, алдагы дәвалау реанимация бүлеге шартларында үпкәләрнең ясалма вентиляциясе тәртибендә уздырылды. Ләкин уздырылган дәвалау шартларында авыручы кызның хәле начарлана башлады һәм ул улеп китте.

Ярып карау нәтиҗәләре буенча баштагы үлем сәбәбе булып анафилактик шок булды. Соңгы нәтиҗәләр кирәкле тикшерүләр беткәч ай эчендә ясалачаклар. Кирәкмәгән реакциянең үсеше турында мәгълүмат ТР Росздравнадзорына һәм «Медицина куллану чараларының әйләнешен тикшерү, исәпләү һәм анализлау буенча информацион-методик үзәк» ФБО Казан филиалына тапшырылды.

«Медицина куллану чараларының әйләнешен тикшерү, исәпләү һәм анализлау буенча информацион-методик үзәк» ФБОда тикшерү чикләрендә баланы дәвалаганда кулланылган дару чарасын сыйфатлы тикшерү уздырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International