Бөгелмəдә районара бала тудыру йорты ачылды

2014 елның 14 феврале, җомга

Бөгелмә муниципаль районында акушерлык патологиясенең түбән һәм урта дәрәҗәдәге рискы булган хатын-кызлар өчен икенче дәрәҗәдәге бала тудыру йорты ачылды. Яңа бала тудыру йортының ачылу церемониясендә ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин катнашты. 100 ятак-урынлы районара бала тудыру йортын төзү якынча 20 ел элек башланган иде. Башта - Россиянең бюджеты чаралары хисабына. Төзүне Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов булышлыгы аркасында дәвам иттереп булды. Бала тудыру йортының баш табибы Василий Голованов сүзләренә караганда, яңа бала тудыру йорты, беренче чиратта, реанимация ярдәмен күрсәтү өчен шартлар тудырырга һәм җитлекми туган балаларны тергезергә, авырлы хатын-кызларның тору шартларын яхшыртырга, медицина ярдәмен күрсәтү сыйфатын камилләштерергә рөхсәт итәчәк. Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин билгеләп үткәнчә, бала тудыру йорты Татарстанның бөтен көньяк-көнчыгышыннан хатын-кызларны кабул итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International