РКХ хирурглары кул чугын күчереп утырту бик кыен операциясен ясадылар

2014 елның 18 феврале, сишәмбе

Марий Эл Республикасында торучы пациент производствода имгәнелде: агач эшкәртү предприятиесында сул кулы түгәрәк пычкыга эләкте, шуның нәтиҗәсендә терсәк сөягенең астагы безәлек сөяге дәрәҗәсендә сул кул чугының тулы травматик аерылуы килеп чыкты. Мөрәҗәгать иткәч АМЯ бригадасы белән ул Республика клиник хастаханәсенең травмоүзәгенә тапшырылды. РКХ ДАССО 2нче травматология бүлегенең микрохирурглары пациентка кул чугын күчереп утыртуның операциясен ясадылар. Операциянең дәвамлылыгы 7 сәгать тәшкил итте. Операцияне РКХ травма үзәгенең 2нче травматология бүлегенең җитәкчесе, хирург-табиб, м.ф.д., профессор А.А. Богов, 1нче ассистент – м.ф.к. Р.И. Муллин, ассистентлар – А.А. Богов (кечесе), В.Л. Филлипов, анестезиолог – Д.Д. Кара ясадылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International