«Профессор А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОда 2013 ел йомгакларын ясадылар

2014 елның 18 феврале, сишәмбе

Бүген «Профессор А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОда 2013 елда оешма эшенә йомгак ясалды һәм яңа 2014 елга мәсьәләләр билгеләнде. Утырышта ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары, «РКЙАХ» ДАССО Күзәтү советы рәисе Сергей Осипов катнашты. Төп доклад белән клиника эшчәнлегенең нәтиҗәләре буенча баш табиб вазыйфасын башкаручы Марат Гатауллин чыгыш ясады. Докладта оешманың җитәкчесе 2013 елның эш йомгакларын күрсәтте. Аның сүзләре буенча оешмага мөрәҗәгать итү саны артты – узган елда РКЙАХнең белгечләренә медицина ярдәме өчен 37 меңнән артык кеше барды, аларның 15 меңе хастаханәгә урнаштырылды. ВИЧ-йогышлы һәм хроник вируслы гепатитлар белән авыручыларга стационарда медицина ярдәмен күрсәтү мәсьәләләренә кагылып үтелде. РКЙАХ хезмәткәрләре Универсиаданы уздыру вакытында иң актив катнаштылар һәм докладта ул эшнең нәтиҗәләре яктыртылды.  2014 елга республика йогышлы авырулар хезмәтенең эшчәнлегенең приоритетлы юнәлешләре билгеләнде.

Медицина советы нәтиҗәләре буенча ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов 2013 елда РКЙАХнең эшенә яхшы билге бирде һәм киләчәктә уңышлар теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International