«Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге» ДАССОда 2013 елда оешма эшенең һәм тулаем алганда Татарстан Республикасының кан хезмәтенең йомгаклары ясалды һәм яңа 2014 елга мәсьәләләр билгеләнде. Утырышта ТР сәламәтлек саклау министрының урынбасары Е.И. Шишмарева, КДМА трансфузиология курсы белән анестезиология-реаниматология кафедрасының мөдире В.М. Белопухов, ТР ССМның штаттан тыш баш трансфузиологы Л.С. Фәтхуллин катнаштылар. ТР Кан хезмәтенең эшчәнлегенең йомгаклары буенча төп доклад белән баш табиб Рамил Тураев чыкты.
Докладта оешманың җитәкчесе 2013 елдагы эшнең йомгакларын күрсәтте. Аның сүзләре буенча Татарстан Республикасында донорларның гомуми саны 37 853 кеше тәшкил итте. Донорлык күрсәткече 1000 халыкка 10,0 тәшкил итте. Татарстанның 1 торучысына 12 мл якын донор каны хәзерләп куелды, бу Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының тәкъдимнәренә туры килә. 2013 елда Татарстан Республикасында 44,2 тонна донор каны хәзерләп куелды. Медицина оешмаларының трансфузион тирәлекләргә сорау язулары 100%ка үтәлделәр.
Рамил Тураев билгеләгәнчә, дәвалау челтәренә бирер өчен кан компонентларының йогышлы һәм вируслы хәвефсезлеген тәэмин итүгә аерым игътибар бирелде һәм бирелә.
Утырыш барышында донор канын һәм аның компонентларын рациональ куллану, җәмгыятътә кан донорлыгына яхшы мөнәсәбәтне барлыкка китерергә булыша торган, гуманизмның, игелеклелекнең, патриотлыкның иң югары күрсәтүе буларак ирекле түләүсез донорлыкны пропагандалау мәсьәләләренә кагылдылар, донор канын һәм аның компонентларын хәзерләп куюның, эшкәртүнең, саклауның һәм хәвефсезлеген тәэмин итүнең перспективалы юнәлешләре яктыртылдылар. 2014 елга республиканың кан хезмәтенең эшчәнлегенең приоритетлы юнәлешләре билгеләнде.
Медицина советы нәтиҗәләре буенча ТР сәламәтлек министры урынбасары Елена Шишмарева 2013 елда булган Татарстан Республикасы Кан хезмәтенең эшенә яхшы билге бирде һәм киләчәктә уңышлар теләде.