А.Вафин: «РКХ – әйдәүче клиника һәм ул үз үсешендә туктарга тиеш түгел»

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

19 февральдә ТР ССМ «Республика клиник хастаханәсе» ДАССОда 2013 елда хастаханәнең эш йомгакларына һәм 2014 елгы мәсьәләләренә багышланган йомгаклау медицина советы булды. Киңәшмәнең эшендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, шулай ук Казан шәһ. Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчеләре, КДМУ, КДМА һәм Республиканың медицина клиникалары җитәкчеләре катнашты.  Хастаханәнең узган елдагы эш нәтиҗәләре турында доклад белән Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рөстәм Гайфуллин чыгыш ясады. РКХ баш табибы сөйләгәнчә, 2013 елда хастаханә медицина эшчәнлегенең 4 түбәндәге төп юнәлеше буенча эшен дәвам итте: стационар медицина ярдәмен күрсәтү, хастаханәдән тыш медицина ярдәмен күрсәтү, оештыру-методик һәм клиник-эксперт эшен уздыру, ашыгыч медицина ярдәмен күрсәтү. Пациентларны дәвалауның яңа технологияләрен эшләү һәм гамәлгә кертү буенча эш дәвам ителде. Рөстәм Гайфуллин сүзләре буенча, 2013 елда эш максаты булып медицина технологияләре һәм РКХ табибларының авырулар янына барулары ярдәмендә безнең Республиканың иң ерактагы почмакларына югары технологияле ярдәмнең якынаюы торды. Медицина советы барышында шулай ук 2014 елга мәсьәләләр билгеләнде. Үз чыгышының ахырында Рөстәм Гайфуллин узган елда бергә эшләгән эш өчен РКХнең бөтен хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.

Йомгаклар ясап Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры хастаханәнең 2013 елда булган эшен тулысынча яхшы бәяләде.

«РКХ – ул әйдәүче клиника һәм ул үз үсешендә туктарга тиеш түгел. Тулысынча, безнең зур көч-куәт дәрәҗәбез бар. Без алдыбызга амбицияле мәсьәләләр куя алабыз!» - дип билгеләде Адель Вафин. Ул клиника коллективына узган елда уңышлы эше өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәк эшчәнлегендә уңышлар теләде.

Хастаханә советының бер этабы булып РКХ хезмәткәрләрен РФ һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Хөрмәт грамоталары, ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хатлары белән бүләкләү булды.

Хастаханә советының ахырында «Русский Регистр» сертификацияләү буенча ассоциациянең генераль директоры А.Н. Яшин РКХ коллективына яңа дәвалау алымнарын эшләү, амбулатория-сырхауханә ярдәмен, югары махсуслаштырылган медицина ярдәмен, оештыру-методик ярдәмне, планлы һәм ашыгыч-консультатив ярдәмне, клиник-эксперт ярдәмен күрсәтү белән бәйләнгән менеджмент системасының ярашу сертификатын тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International