ТР суд-медицина экспертлары һәм криминалистларының Республика конференциясе булды

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

19-20 февральдә Казанда Республика суд-медицина экспертизасы бюросы җирлегендә «Агуланулар диагностикасының cуд-медицина аспектлары: морфология һәм тәңгәлләштерү» темасына хокук саклау органнарының һәм судларның вәкилләре катнашу белән Татарстан Республикасы суд-медицина экспертлары һәм криминалистларының XLVIII (48) Республика фәнни-гамәли конференциясе булды.
Конференция эшендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары И.Р.Фатихов, ТР Дәүләт Киңәшмәсе Комитеты Рәисенең урынбасары, «ТР ССМ СМЭРБ» ДАССОның Күзәтү Киңәшмәсенең әгъзасы Р.Г. Ногманов, җинаять эшләре буенча ТР Югары суды Рәисе урынбасары М.В.Беляев, ТР буенча РФ Тикшерү Комитетының Тикшерү Идарәсе җитәкчесе урынбасары, юстиция полковнигы И.Г. Мәсәлимов, Җинаять-процессуаль эшчәнлекне һәм оператив-эзләү эшчәнлеген күзәтү буенча идарә башлыгы, юстициянең өлкән киңәшчесе Р.М. Шәрәфетдинов, ТР ЭЭМ министры урынбасары И.С.Китов, ТР буенча сәламәтлек саклау һәм иҗтимагый үсеш сфераларын күзәтү буенча Федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Л.Н. Шәйхетдинова, ТР Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары Ю.Г. Мягков, Россия Федерациясенең Юстиция министрлыгы суд экспертизасының Урта-Идел җирле үзәге Дәүләт оешмасының башлыгы Г.В. Игнатьева, ТР буенча Россиянең ГТХМ кадрлары буенча Баш идарәсенең тәрбия һәм психологик тәэмин итү бүлеге башлыгы, эчке хезмәт полковнигы А.В.Долганов катнаштылар.
Конференциядә катнашучыларны ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары И.Р.Фатихов сәламләде.
Традицион доклад белән бюро
башлыгы вазыйфаларын үтәүче В.А.Спиридонов чыгыш ясады.
Докладның шактый зур өлеше үткән елның йомгакларына, хезмәтнең үткән елдагы проблемаларына һәм киләсе елга судмедэкспертиза бюросы үсешенең приоритетларына багышланды.
Бюроны
ң материаль-техник халәте турында әйтелде: гистология һәм суд-химия бүлекләренә югары технологияле җайланмалар алынды, ләкин яңа синтетик наркотикларны тәңгәлләштерү өчен бу җитеп бетми.
В.А. Спиридонов 2014 елга суд-медицина хезмәте үсешенең беренче урындагы юнәлешләре дип вакыйга булган урыннарга чыгучы табибларга хезмәт логотибы төшерелгән махсус эш киемен, кирәкле инструментларны бирү, шулай ук гомерләрен һәм сәламәтлекләрен хәвеф-хәтәргә дучар итүче экспертларны иминләштерү мөмкинлекләре турындагы мәсьәләне чишү юлын табуны атады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International