Түбән Кама А.Н. Туполев исемендәге КФТТУ-КАИ информацион технологияләр һәм телекоммуникацияләр институтында сәламәтлек саклау оешмалары арасында янгынга каршы иң яхшы хәл буенча ел саен була торган Республика смотр-конкурсының җиңүчеләрен тантаналы бүләкләү церемониясе узды. Бу чараның чикләрендә янгын күзәтү хезмәткәрләре бөтен сәламәтлек саклау оешмаларын янгынга каршы тәртип кагыйдәләрен саклау буенча тикшерәләр. Бозуларның юклыгы, яхшы көйләнгән эш – шундый критерийлар буенча җиңүчеләрне ачыклыйлар. Иң яхшыларына дипломнар һәм истәлекле бүләкләр бирделәр.
2013 елда Түбән Кама муниципаль районының сәламәтлек саклау оешмалары арасында янгынга каршы иң яхшы хәл буенча ел саен була торган Республика смотр-конкурсының беренче этабында түбәндәге оешмалар җиңеп чыктылар: Iнче урын – «Кама Аланы район хастаханәсе» ДАССО, IIнче урын - «ТР ССМ Республика наркология диспансеры» ДАССО филиалы – «Түбән Кама наркология диспансеры», IIIнче урын – «Балалар медицина реабилитацияләү үзәге» ДАССО.
Шулай ук «Түбән Каманың үзәк район күп профильле хастаханәсе» ДАССОның янгынга каршы профилактика буенча инструкторы Раиса Рыбакова һәм «Балалар медицина реабилитацияләү үзәге» ДАССОның хезмәтне саклау һәм хәвефсезлек техникасы инженеры Ислам Латыпов Түбән Кама муниципаль районының сәламәтлек саклау объектларының янгынга каршы хәвефсезлеген тәэмин итүгә зур өлеш керткәннәре өчен хөрмәт грамоталары һәм кыймәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр