20 февральдә Казан шәһ. «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның актлар залында медицина Советы булды, анда дәвалау оешмасының 2013 елдагы эшчәнлегенең йомгаклары ясалды. Чараның эшендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча Комитеты рәисе С.М. Захарова, Казан шәһ. Авиатөзелеш һәм Яңа Савиново районнарының идарәчелек башлыгының урынбасары Т.Ю. Агафетова, Казан шәһ. Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Р.У. Әхмәтов, ТР ССМ РКХ баш табибы Р.Ф. Гайфуллин, Казан шәһ. АЯКС баш табибы А.М. Фатыйхов, КДМУның уку-производство базасы белән үзара тәэсир итү буенча һәм клиника эше буенча проректоры А.В. Шулаев, КДМАның укыту эше буенча проректоры Н.З. Йосыпова, Казан медицина колледжы директоры З.А. Хисәметдинова, шулай ук хастаханәнең коллективы, кафедралар хезмәткәрләре катнашты. Казан шәһ. «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның 2013 елгы эш йомгаклары һәм 2014 елның мәсьәләләре турында докладны баш табиб М.Н. Садыков ясады. Казан шәһ. «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның 1нче Бала тудыру йортының эшендә булган хәзерге заман акушер һәм перинаталь технологияләре турында акушер физиология бүлегенең мөдире С.В. Федотов сөйләде. Шулай ук Медицина советында 2013 елның дәвалау оешмасы амбулатор-сырхауханә хезмәтенә эш йомгаклары ясалды. Моның турында сырхауханә бүлеге буенча баш табиб урыбасары С.Ю. Мишакин доклад ясады. Казан медицина колледжының директоры З.А. Хисәметдинова «РФ гражданнарының сәламәтлеген саклау нигезләре турында» федераль законны гамәлгә ашыру шартларында медицина оешмасының эшчәнлеге» дигән чыгыш ясады.
Азакта ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин дәвалау оешмасының һәм аерым алганда һәр бүлекнең төп мәсьәләләренең берсе – хәзерге заман технологияләрен урнаштыру дип билгеләде.
Чараның тантаналы бүлеге чикләрендә дәвалау оешмасының хезмәткәрләренә Хөрмәт грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.