Әгерҗе муниципаль районында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов катнашуында медицина хезмәткәрләренең йомгаклау конференциясе булды. Конференция эшендә «Әгерҗе РҮХ» ДАССОның баш табибы Андрей Шубин чыгыш ясады. Үз чыгышында ул районның сәламәтлек саклау хезмәтен техник җиһазландыруда, кадрлар белән тәэмин итүнең уңай үзгәрешләрендә туктады, 2013 ел өчен эшне йомгаклады һәм 2014 елга мәсьәләләрне билгеләде. Конференциянең барышында шулай ук баш табиб урынбасары Людмила Дереева, акушерлык бүлегенең мөдире Галина Сухова һәм район педиатры Светлана Галләмова чыгыш ясадылар. Үз чыгышларында алар 2014 елга билгеләнгән мәсьәләләрне чишү юлларын билгеләделәр. Медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгатъ белән муниципаль районның башлыгы В. Макаров чыгыш ясады.
Конференция йомгакларын сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов ясады. Үз чыгышында ул булган мәсьәләләргә һәм аларны чишү юлларына игътибар итте. Азакта медицина хезмәткәрләрен хөрмәт грамоталары белән бүләкләү церемониясе узды.