«Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОда узган елның йомгакларын ясадылар

2014 елның 24 феврале, дүшәмбе

«Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОда 2013 елдагы оешма эшчәнлегенең йомгакларына һәм 2014 елда үсешнең перспективаларына багышланган медицина советы узды. Чарада ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының профилактика ярдәме бүлегенең башлыгы Е.Д. Хафизова, ТР Яшьләр, спорт һәм туризм эшләре буенча министрлыкның өстәмә белем бирү һәм социаль программалар бүлегенең башлыгы М.З. Галеева, Казан дәүләт медицина академиясенең укыту эше буенча проректоры Н.З. Йосыпова, Казан дәүләт медицина университетының фәнни һәм инновацион эше буенча проректоры С.Д. Маянская, КДМАның реабилитология һәм спорт медицинасы кафедрасының мөдире Р.А. Бодрова, КДМАның реабилитология һәм спорт медицинасы кафедрасының профессоры Э.И. Әүхәдиев, КДМУ неврология һәм реабилитация кафедрасының профессоры Ф.В. Тәхәвиева катнаштылар.

Төп доклад белән «РМПҮ» ДАССОның баш табибы Р.С. Садыкова чыгыш ясады. Аның сүзләре буенча, 2013 ел эчендә коллектив медицина ярдәмен күрсәтүне камилләштерү һәм аның сыйфатын күтәрү, спортсменнарны диспансер күзәтүе, XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасының медицина тәэминәтен оештыру, авыручыларны комплекслы дәвалауда дәвалау физкультурасының алымнарыннан киң файдалану, халыкны гигиеник тәрбияләү, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау һәм йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау буенча шактый зур эш эшләде.

Оешма алдында Татарстан Республикасының табиб-физкультура хезмәте булмаган шәһәрләрендә һәм районнарында спортсменнарны тирән тикшерүне оештыру өчен «Спорт медицинасы» Мобиль комплексы» проектын гамәлгә ашыруның җитди мәсьәләләре һәм башкалар тора.

Азакта оешманың хезмәткәрләре ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм «РМПҮ» ДАССОның хөрмәт грамоталары белән бүләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International