2014 елның 27 февраленнән башлап 1 мартына кадәр «Казан ярминкәсе» Күргәзмә үзәге территориясендә XIX «Иминлек һәм элемтә» форумы булачак

2014 елның 26 феврале, чәршәмбе

2014 елның 27 февраленнән башлап 1 мартына кадәр «Казан ярминкәсе» Күргәзмә үзәге территориясендә тормыш куркынычсызлыгының төрле өлкәләрендә эшләп чыгаруларны һәм җайланмаларны кертү буенча Татарстан Республикасында перспектив эш мәйданчыгы булып торучы XIX «Иминлек һәм элемтә» форумы булачак.
Форум эшендә дөньяның 24 иленең вәкилләре катнашачаклар, моннан тыш, оештыручылар быел ике масштаблы чараны:

• III «Тормыш куркынычсызлыгының заманча проблемалары: хәзерге көн һәм киләчәк» Халыкара фәнни-гамәли конференциясен,
• өч махсуслаштырылган «Куркынычсызлык», «Элемтә», «Хезмәтне саклау һәм аның куркынычсызлыгы» күргәзмәләрен үткәрүне берләштерә алдылар.

III «Тормыш куркынычсызлыгының заманча проблемалары: хәзерге көн һәм киләчәк» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе ике көн 2014 елның 27-28 февралендә эшләячәк. Конференция эшендә Россиянең һәм АКШ, Австрия, Англия, Германия, Финляндия, Чехия, Йемен, Мексика, Израил, Төркия, Иран, Ангола, Һиндстан, Украина, Казахстан һәм Белорусс кебек чит илләрнең министрлыкларының, ведомстволарының, фәнни оешмаларының җитәкчеләре, әйдәүче белгечләре һәм экспертлары катнашачаклар.
Конференция эшендә Россиянең дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләренең катнашуы планлаштырылган.

27 февраль көнне

11.00дән 18.00гә кадәр россиянең һәм чит илләрнең тормыш куркынычсызлыгы өлкәсендәге әйдәүче белгечләре катнашуында түбәндәге юнәлешләр буенча секцияле утырышлар үтәчәк:
I. Иҗтимагый куркынычсызлык
II. Юлларда тормыш куркынычсызлыгы
III. Иҗтимагый бәхет буларак сәламәтлек
IV. Экологик куркынычсызлык
V. Хәзерге заман этабында кешене һәм җәмгыятьне гадәттән тыш ситуацияләрдән саклау.
«Иҗтимагый бәхет буларак сәламәтлек» секциясенең рәисе булып ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин тора.

Форумның актуальлеге элемтәне һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү технологияләренең дәүләт белән идарә итүдә, сәламәтлек саклау, белем бирү, төзү системаларында һәм теләсә кайсы эшмәкәрлектә киң кулланылуы белән бәйле. Куркынычсызлыкны, элемтәне һәм мәгълүматлаштыруны тәэмин итү буенча ярдәм күрсәтүнең иң яхшы шартларын дөрес, аңлы сайлауга инде күптән юнәлгән безнең җәмгыяткә форум, җыеп әйткәндә, кискен кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International