«Россия Федерациясенең гражданнарының сәламәтлеген саклау нигезләре турында» 323-ФЗ номерлы Федераль Законның 76 мәддәсенә ярашлы медицина профессиональ коммерцияле булмаган оешмалары медицина ярдәмен күрсәтү мәсьәләләре буенча клиник киңәшмәләр (дәвалау протоколларын) эшләп чыгаралар һәм раслыйлар. Тәртипләр һәм стандартлар белән беррәттә бу документлардан медицина хезмәткәрләре медицина ярдәмен күрсәтү вакытында файдаланырга тиеш.
www.pulmonology.ru сайтында бронхиаль астма, ҮХОА, саркоидоз һәм авыр уза торган грипп белән авыручыларны алып бару буенча соңгы клиник кинәшләр тәкъдим ителә. Практикачыл табибларга бу мәгълүмат белән танышырга, һәм бу категорияле пациентларга медицина ярдәмен күрсәтү вакытында файдаланырга киңәш итәбез.