«Республика буенча иң зур табигый халык саны арту һәм иң түбән үлүчеләр саны, аналар арасында үлем юк, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем саннары әзәйде» – Чаллы сәламәтлек саклавы 2013 елда шундый нәтиҗәләргә ирешә алды.
Йомгаклау Медсоветының эшендә ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, Яр Чаллы шәһәренең идарәчелеге һәм 350 медицина хезмәткәре катнаштылар.
Доклад белән Яр Чаллы шәһ. буенча ТР ССМ Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Елена Боенко чыгыш ясады, ул 2014 елда сәламәтлек саклау перспективалары турында сөйләде.
Сәламәтлек саклау оешмаларында сыйфатның менеджменты һәм «Сакчыл производство» программаларын урнаштыру буенча эш дәвам ителәчәк. Халыкның медицина ярдәме белән канәгатьләнгәнлеге бүген бөтен оешмалар өчен иң әһәмиятле приоритет булып тора. Шәһәрнең амбулатор-сырхауханә хезмәтенең эше камилләштерелә. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм республиканың җитәкчелеге булышуында Яр Чаллы шәһ. «Замелекесье» районында табиблар офисы төзеләчәк. Бинаны сатып алуга республика бюджетыннан 8,9 млн сум акча бүлеп бирелде инде. Яшьләре 30 ел һәм артыграк булган Чаллы сырхауханәләренең капиталь төзәтүе планлаштырылды.
Кама балалар медицина үзәгенең «Г» блогының реконструкциясе турында карар кабул ителде. Анда яңа туган балалар патологиясе бүлеге һәм консультатив-диагностик бүлеге урнаштырылачаклар.
Элеккечә Чаллы медицинасының төп мәсьәләсе булып кадрлар җитмәве тора. Кадрларны тарту буенча эш көчәйтелде. Адель Вафин сүзләре буенча шәһәргә тартылган белгечләргә грантлар бүлеп биреләчәк. Аларның суммасы – 500 мең сум булачак. Чаллы өчен грантларны алырга 40 квота алдан исәпкә алынган.
Тулысынча министр шәһәрнең сәламәтлек саклавының эшен уңышлы дип бәяләде: муниципаль оешмалар арасында медицина оешмаларының гомуми рейтингында Яр Чаллы 2нче урынны алды. Министр Яр Чаллы шәһ. медицина хезмәткәрләренә киләчәктә уңышлар теләде.
Утырыштан соң Адель Вафин КБМҮ төзү объектында һәм 6нчы шәһәр сырхауханәсендә булып китте.