Республикада онкологик авыруларны иртә стадияләрендә ачыклау күбәйде

2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

26 февральдә Республика клиник онкология диспансерының 2013 елгы эшчәнлеген йомгакладылар. Йомгаклау медицина советы ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Е.И. Шишмарева һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау ярдәме бүлегенең башлыгы Ю.В. Аржанов катнашуында булды.

2013 елда пациентларга онкологик ярдәмне күрсәтүнең йомгаклары турында төп доклад белән ТР ССМ РКОДның баш табибы Р.Ш. Хәсәнов чыгыш ясады. Үз докладында ул халыкка онкологик ярдәм күрсәтүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлгән эшне билгеләде. Яман шешләр белән авырый торган пациентларның азган булулары һәм аларның беръеллык үлем саны күрсәткечләренең уңай динамикасы бар. Авыруның иртә стадияләрендә ачыкланган пациентлар саны арта (2012 елда – 54,2%, 2013 елда – 56%), моңа халыкны диспансерлаштыруны уздыру да йогынты ясады.

Шулай ук йомгаклау медицина советында, мәсьәләләр арасында 2014 елда булачак приоритетлы булып тора торган онкопатологиядән үлем санын әзәйтү, онкологик ярдәмнең сыйфатын һәм аның ала алырлыгын арттыру, республикада яңа белгечләрне хәзерләү, яңа технологияләрне кертү, онкологик хезмәтне мәгълүматлаштыру, стационар урынына кулланыла торган технологияләрне үстерү, ПЭТ-үзәгенең эш күләмен арттыру һәм РНТ бүлеген ачу кебек мәсьәләләр карап тикшерелделәр.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Е.И. Шишмарева үз докладында 2014 елда медицина ярдәмен күрсәтү вакытында шәхси факторларны бетерүгә, шулай ук пациентлар артыннан диспансер күзәтүе буенча урыннарда беренчел онкологик кабинетларның һәм сырхауханәләрнең табибларының эшен көчәйтү кирәклегенә аерым игътибар итәргә кирәк дип билгеләде. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Е.И. Шишмарева радионуклид терапиясе бүлегенең тиз ачылуының, шулай ук 1нче ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә ремонт башлануның әһәмиятлегенә басым ясап әйтте.

Докладның азагында Е.И. Шишмарева 2013 елда эшләгән эшләре өчен ТР ССМ РКОД бөтен коллективына ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин исемнәреннән чиксез зур һәм тирән рәхмәтләрен белдерде.

 ТР ССМ РКОД медицина советының соңгы өлешендә онкологик хезмәтнең 2013 елда тырышлык күрсәткән хезмәткәрләре бүләкләнде: баш табиб урынбасары Р.С. Куртасанов, үзәкләштерелгән авыртусызландыру кабинетының өлкән шәфкать туташы М.Г. Челимова, шәфкать туташы А.З. Борһанова, гражданнар оборонасы штабының башлыгы О.Н. Смирнова, 2нче торакаль бүлекнең онколог-табибы Т.Л. Шәрәпов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International