28 февральдә «Чирмешән РҮХ» ДССО җирлегендә Сабыйлар арасында үлүчеләр саны буенча республика штабының һәм Үле туганнар саны буенча республика советының күчмә утырышы булды. Утырышны ТР ССМ балаларга медицина ярдәмен һәм бала табуга ярдәм итә торган хезмәтне оештыру бүлеге башлыгы Е.Г. Игнашина уздырды. Киңәшмәдә Штаб һәм Совет әгъзалары, шул исәптән ТР ССМ аппаратының хезмәткәрләре, ТР ССМ баш штаттан тыш белгечләре, КДМУ һәм КДМАның профессор-укытучылар составы, «ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе» ДАССОның клиник-эксперт хезмәтенең һәм «ТР ССМ Республика балалар клиник хастаханәсе» ДАССОның җитәкчеләре катнаштылар. Утырышта 55 кеше, шул исәптән баш табиблар, акушерлык һәм педиатрия буенча урынбасарлар, район педиатрлары һәм акушер-гинекологлары, тыңланылучы районнарның табиблары булды. Көн тәртибендә Чирмешән, Әлмәт, Норлат, Әлкәй, Аксубай районнарының йөкле, бала табучы хатыннарына һәм яңа туган балаларына медицина ярдәмен оештыру мәсьәләсе торды. Күчмә утырышның нәтиҗәләре буенча оештыру карарлары кабул ителәчәк.