2014 елның 1 мартында республиканың Яшел Үзән районында «Бердәм Россия» партиясе Татарстан җирле бүлегенең «Бердәм Россия көне» дигән киң масштаблы акциясе старт алды.
Унбер профильле мәйданчык акциягә туры китерелгән чаралар чикләрендә районның иң актуаль сораулары буенча үз эшен башлады. Сәламәтлек саклау сферасы, Яшел Үзән муниципаль районының 2013 елдагы сәламәтлек саклау эшчәнлегенә йомгаклар ясау һәм 2014 елга бурычлар турында Васильево шәһ.т.п. Мәдәният һәм иҗат сараенда фикер алыштылар.
Чарада Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Адель Вафин катнаштылар, Партиянең Татарстан җирле бүлекчәсенең Җирле сәяси советының әгъзасы, иҗтимагый сәясәт буенча ТР Дәүләт советы Комитеты Рәисе, Партия тарафдарларының Җирле Советы рәисе Светлана Захарова, Яшел Үзән муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Егоров, Васильево шәһ.т.п. җитәкчеләре, шәһәр һәм район оешмаларының җитәкчеләре, медицина оешмалары җитәкчеләре, бүлекчәләрнең мөдирләре, сәламәтлек саклау ветераннары һәм башкалар.
Яшел Үзән ҮРХ баш табибы Илгиз Хидиятов үз чыгышында, сәламәтлек саклауга туберкулездан, инсульттан үлү санының югары булуына, барлык сәбәпләрдән хезмәткә яраклы яшьтә үлүгә игътибар итәргә кирәк дип билгеләде. Илгиз Хидиятов шушы елда төзәтү һәм тергезү таләп итүче объектларны билгеләде.
Төп проблема – сәламәтлек саклавында кадрлар дефициты. Кадрларны тарту һәм тотып тору – алдагы елда безнең төп бурычларыбыз.
Министр Адель Вафин сәламәтлек саклавында уңай динамиканы билгеләде: «Рейтинг сабыйлык үлеме санының түбәнлеге һәм аналар үлеме санының юклыгы аркасында күтәрелде».
Йомгаклау медицина киңәшмәсе барышында районның сәламәтлек саклавында булучы проблемаларның бөтен спектрына кагылдылар, җитәкчеләр барлык сорауларга нигезле җавап бирделәр.
Йомгаклау медицина киңәшмәсе гадәттәгечә бүләкләүләр белән тәмамланды.