Норлат муниципаль районының сәламәтлек саклау оешмасының 2013 елдагы эшенең йомгаклары һәм башланган елның мәсьәләләре буенча медицина советының утырышы ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Равил Хәйруллин катнашуында узды.
Сәламәтлек саклау нәтиҗәлелеге, билгеле булганча, күрсәтә торган медицина ярдәменең вакытлылыгы, сыйфаты һәм ала алырлыгы кебек күрсәткечләр белән билгеләнә. Бу дәлилләр район халкының сәламәтлеген саклау өчен дәүләт мөһимлегендәге нигез булып торучы документларны үтәү буенча Норлат сәламәтлек саклавының бер максатка юнәлгән эшчәнлеге җирлегендә яталар.
2013 елда позитив демографик хәл билгеләнде, узган елга караганда 88гә артыграк бала туган. ММИ финанс чаралары буеча финанслау күләме артты. Беренчел челтәрнең модернизациясе чикләрендә 19 ФАП төзәтелде, 3 модульле ФАП төзелде, Чулпан участок хастаханәсендә һәм 4 табиб амбулаториясендә (гомуми акча – 21,9 млн. сум) капремонт эшләнде. Өлкән кешеләрне диспансерлаштыруның программасы буенча 5910 кеше тикшерелде. Югары технологияле медицина ярдәмен 141 кеше алды. Норлат РҮХдә информацион булышу гамәлгә ашырыла, программа чаралары эшли һәм «онлайн» тәртибендә республиканың белгечләренең кабул итүләренә язылу бара. Сырхауханәнең табибларына электрон язылу тоташтыру стадиясендә. Ләкин монда да кадрлар мәсьәләсе җитди булып тора. Аны чишү өчен гомуми практик табиблар, педиатрлар, травматолог, кардиолог кирәк.
Эш йомгаклары буенча Норлат муниципаль районының сәламәтлек саклау оешмаларының эшчәнлеге канәгатьләнерлек дип танылды. Башланган елның мәсьәләләре билгеләнде: беренчел медик-санитар ярдәмнең һәм диагностикалау һәм дәвалау инновацион алымнарының үсеше, балалар һәм бала табуга ярдәм итү хезмәтенең эш нәтиҗәлелеген күтәрү, кадрлар белән тәэмин итү, диспансерлаштыруны уздыру, өлкәне информатизацияләү.
«Норлат РҮХнең» баш табибы Илшат Солтановның урынбасарларына һәм структур бүлекчәләрнең җитәкчеләренә ТР Сәламәтлек саклау миистрлыгының коллегияләренең карарларын үтәүләре һәм тулы күләмдә чараларны гамәлгә ашырулары тәкъдим ителә.