Казанда эш визиты белән Чечен Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгының делегациясе булып китте

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

Казанда эш визиты белән министр Шаһид Ахмадов җитәкчелегендә Чечен Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгының делегациясе булып китте. Шулай ук делегация составына ЧР министры урынбасары Увайс Загалаев, ЧР аналык һәм балачак департаменты директоры Милана Алимхаджиева һәм ЧР ССМ баш белгече Шервани Гадаев керделәр.

Визит барышында делегация Республика клиник хастаханәсендә, аның кабул итү-диагностика бүлегендә һәм перинаталь үзәгендә, белем бирә торган югары медицина технологияләре үзәгендә, Республика балалар клиник хастаханәсендә, Регионара клиник-диагностика үзәгендә, хәзерге заман HD медицинасы клиникасында, Татарстан Республикасының гемодиализ һәм диспетчерлык үзәкләрендә булып китте.

Азакта Чечен Республикасының делегациясе белән ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин очрашты. Очрашу барышында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Республикадагы медицина мөмкинлекләре турында сөйләде. Чечен Республикасының сәламәтлек саклау министры Казанда күргәннәренә исе киткәнлеген белдерде. Тарафлар тәҗрибәдә уртаклашуның һәм хезмәттәшлекне дәвам итүнең мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Атап әйткәндә, Шаһид Ахмадов Татарстанда Чечен Республикасы белгечләренең стажировкаларын оештыруга бик ышанам дип билгеләде. Адель Вафин, үз чиратында, бергә хезмәт итәргә әзер дип белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International