Казанда кан бирү буенча донор акциясе узды

2014 елның 7 марты, җомга

Казанда  Казан федераль университетының «КФУ – игелекле кешеләр планетасы» дигән Иреклеләр үзәге белән бергә  Республика кан үзәге оештырган кан бирү буенча донор акциясе узды. Чара «Язны игелекле эшләрдән башла» дигән девиз астында узды. Язның беренче көннәре иреклеләрнең иң әһәмиятле чараларының берсе булган старт белән билгеләнеп үттеләр, чөнки күп кешеләр өчен «Язны игелекле эшләрдән башла» – студентның игелек китерүче һәм мохтаҗ булганнарга ярдәм кулын суза торган кеше буларак формалашуына җаваплы адым.

 Акциядә Казан институтларының студентлары катнашты. Акциядә катнашуга студентлар институтларның социаль оешмалары аркылы тартылдылар. Теркәү алып барылды, кан бирергә бөтен кандидатлар таләпчән медицина комиссиясен һәм кан донорларына куелган таләпләр буенча инструктаж уздылар. Шулай ук ашыгыч кирәклектә кан бирергә әзер булган 300 студенттан торган база җыелды.

Акцияне уздыру вакытында «КФУ – игелекле кешеләр планетасы» дигән үзәктән булган иреклеләр коридорларда автор фоторәсемнәрен һәм рәссам Мария Смирнова эшләрен урнаштырдылар. Ватман битендә акциядә катнашучылар булачак донорларга үз теләкләрен калдырдылар. Кан биргән студентлар кечкенә шоколод һәм «Мин КФУ доноры» дигән истәлекле тасма алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International