Казан шәһәренең сәламәтлек саклау эшчәнлеген йомгакладылар

2014 елның 7 марты, җомга

2013 елда Казан шәһәренең сәламәтлек саклау эшчәнлегенең йомгаклары һәм 2014 елга булган мәсьәләләр турында бүген Казанның МКҮдә сөйләделәр. Медицина советында ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин катнашты. Идарәнең эшчәнлеге турында төп доклад белән Казан шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Рамил Әхмәтов чыгыш ясады.

2013 ел Казанның сәламәт саклавы өчен башкаланың сәламәтлек саклавында масштаблы социаль-юнәлешен алган проектларның дәвамы белән билгеләнде дип ул тамгалап куйды. «Татарстан Республикасы сәламәтлек саклавын камилләштерү» программасы, «Сәламәтлек» Милли проекты, Үтә алырлык тирәлек, «Беренчел челтәрне камилләштерү» Республика программасы, Гомуми диспансерлаштыру программасы өлкәнең инфраструктурасын җитди яңартырга, амбулатор һәм стационар дәвалау-профилактик оешмаларын яңадан җиһазландырырга, профилактик эшне киң җәяргә, казанда торучыларның сәламәтлекләрен яхшыртырга  рөхсәт иттеләр.

Ләкин төп уңыш, әлбәттә, ул Казанның халкының төп демографик күрсәткечләренең уңай динамикасын саклау. 2013 елда 21 533 бала туды, ул 2012 елга караганда 4,6%ка күбрәк, бу күрсәткеч соңгы 26 ел эчендә рекордлы булды.

Рамил Әхмәтов әйткәнчә, Сәламәтлек саклау министрлыгы уздырган Республиканың муниципаль оешмалар рейтингында төп демографик күрсеткәчләр буенча Казан төркемдә иң яхшы позицияләренең берсен тота. Бала табу саны үсүенең уңай тренды билгеләнә. Казанда бу күрсәткеч республикага караганда тизрәк үсә һәм 1 мең кешегә 4,0 тәшкил итә, Татарстан Республикасында – 2,7.

 Бүген Казанның сәламәтлек саклау системасы – 39 дәүләт автономлы оешма – челтәрнең нигезе, алардан башка күп еллар эчендә мәҗбури медицина иминияте системасында шәһәрнең халкы өчен 10 шәхси медицина оешмасы эшли. Бүгенгә әйдәүче республика клиникалары (РКХ, РКХ2, РКДҮ, РБКХ,РКОД) Россия Федерациясенең Сәламәтлек саклау министрлыгы белән югары бәяләнгән яңартуның азагынан соң стационар ярдәме буенча шактый зур эш күләмен алып баралар, дип басым ясады Рамил Әхмәтов. Ул республика оешмаларның җитәкчеләренә актив булышу һәм уңайлы бердәмге эш өчен рәхмәт белдерде.

Йомгаклау медицина советының барышында доклад белән Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесенең урынбасары Альбина Малова, Казан буенча баш штаттан тыш лаборатор диагностикасы буенча белгеч Ирина Байдина, Казан шәһ. Башкарма комитетының җитәкчесе Ләилә Фазлеева чыгышлар ясадылар.

Йомгаклау сүзе белән Казанның медицина берләшмәсенә ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин мөрәҗәгать итте. Гадәттәгечә чараның ахыры булып иң яхшы медицина хезмәткәрләрен бүләкләү церемониясе булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International