3 марттан башлап 9 мартка кадәр шәһәрнең ашыгыч ярдәм табиблары кешеләрне коткарырга 9190 мәртәбә чыктылар

2014 елның 12 марты, чәршәмбе

3 марттан башлап 9 марткакадәр шәһәрнең ашыгыч ярдәмтабиблары кешеләрне коткарырга 9190 мәртәбә чыктылар, шул санда иҗтимагый урыннарга – 1127 чакыру. Медиклар 952 мәртәбә бәхетсез очракларга чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 37 мәртәбә. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 31 кеше зыян күрде, 19 кеше дәвалау оешмаларына тапшырылды. Янгынларга медиклар 14 мәртәбә чыктылар.

Бала табуга Казандагы Ашыгыч медицина ярдәме станциясе медиклары 100 мәртәбә чыктылар. Төрле авырулар сәбәпле 7457 чакырулар эшләнде, алар арасында көчле миокард инфаркты – 66 көчле баш мие кан әйләнешенең бозылулары – 184.

Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.

Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын подъезд номерын һәм кодын), юл билгеләүләрне, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, ул чакыручыга «Сезнең чакыругыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International