Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия неврологлар җәмгыятенең рәисе белән очрашты

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе
Россия Федерациясенең атказанган эшлеклесе, Россия медицина фәннәре академиясенең академигы, Н.И. Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университетының неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасының мөдире,  Бөтенроссия неврологлар җәмгыятенең рәисе, профессор, медицина фәннәре докторы Евгений Гусев белән бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. ТР Хөкүмәт йортында булган очрашуда шулай ук ТР Президентының ярдәмчесе Татьяна Ларионова катнашты. Очрашу барышында Евгений Гусев Татарстанда тулаем алганда медицинага һәм аерым алганда неврологиягә бирелгән игътибар өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. Шулай итеп, Е. Гусев узган елда Казанда РКДҮ җирлегендә ачылган баш республика кан тамырларының үзәген югары бәяләде. Бөтенроссия неврологлар җәмгыятенең рәисе һәм Татарстан Президенты республиканың территориясендә медицина өлкәсендә яңа проектларны гамәлгә ашыруның мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International