17 апрель көнне Казанда «Медицина оешмаларында сыйфат һәм рисклар белән идарә итү» II Халыкара конференциясе үтәчәк

2014 елның 17 марты, дүшәмбе

2014 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Югары медицина технологияләре Белем бирү үзәге белән бергә «Медицина оешмаларында сыйфат һәм рисклар белән идарә итү» II Халыкара конференциясен - сәламәтлекне саклауда булган сыйфат белән идарә итү сферасында әйдәүче чит ил клиникаларының һәм Россия закончылыгының тәҗрибәсен берләштерүче проектны үткәрә.
Конференция программасында түбәндәге сораулар турында сөйләшү планлаштырылган: сәламәтлекне саклауда инновацион менеджмент; Израиль, Германия, Финляндия, Сербия һәм АКШ медицина оешмаларында сыйфат һәм рисклар белән идарә итү; Россия клиникаларында сыйфат менеджменты системаларын кертү: механизмнар һәм мөмкинлекләр һ.б.
Конференциянең экспертлары сыйфатында Россия, Германия, Израиль, Сербия, АКШ, Финляндиянең әйдәүче белгечләре чыгыш ясаячаклар.
Чарада Россия Федерациясенең һәм СНГ илләренең сәламәтлек саклауларының 200дән артык администраторы катнашачак.
Конференция
не үткәрү урыны: Казан шәһ., Оренбург тракты ур, 138 йорт, 9 корп., Югары медицина технологияләре белем бирү үзәге
Теркәлү amtec-kazan.com сайтында
Теркә
лү кертеме 2000 сумны тәшкил итә.
Катнашу турындагы бөтен сораулар буенча (843) 237 84 70; 237 84 71 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International