20 мартта Казанда «Госпитальгә кадәрге этапта һәм стационар шартларда бактериягә каршы терапиянең көнүзәк сораулары» республика фәнни-гамәли конференциясе булачак.
Докладлар белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече- фтизиопульмонологы, «Казан дәүләт медицина университеты» ЮҺБ ДБББОның фтизиопульмонология кафедрасы мөдире, профессор, м.ф.д. А.А.Визель, Смоленск дәүләт медицина академиясенең микробка каршы химиотерапия фәнни-тикшеренү институты директоры, клиника микробиологиясенең һәм микробка каршы химиотерапиянең халыкара ассоциациясе президенты, профессор, м.ф.д. Р.С. Козлов һ.б. чыгыш ясаячаклар.
Конференциядә катнашу өчен табиб-терапевтлар, хирурглар, акушер-гинекологлар, реаниматологлар, клиника фармакологлары, микробиологлар, «Казан дәүләт медицина университеты» ЮҺБ ДБББО һәм «Казан дәүләт медицина академиясе» ӨҺБ ДБББО профильле кафедраларының хезмәткәрләре чакырылалар.
Үткәрү урыны: Югары медицина технологияләре үзәгенең конференц-залы (Казан шәһ., Оренбург тракты, 138 йорт, блок №9).
Конференция башлана: 9.00.