Югары сыйныфта укучылар өчен җәмгыятькә каршы булган күренешләрне кисәтү һәм СЯР күнекмәләрен формалаштыру буенча лекцияләр

2014 елның 17 марты, дүшәмбе

Республика медицина профилактикасы үзәге һәм Казанның Совет районы Администрациясе тарафыннан югары сыйныфта укучылар өчен җәмгыятькә каршы булган күренешләрне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру буенча видеолекторий эше оештырылган.
Видеолекторийның максаты булып «РНД» ДАССО табиб-белгечләрен җәлеп итеп яшьләрне иҗтимагый-мөһим авыруларның (эчкечелек, наркомания, тәмәке тартуның) профилактикасы белән таныштыру тора һәм бер үк вакытта билгеләнгән темаларга видеофильмнар, анимация фильмнары, күрсәтү, йогышлы булмаган авыруларның профилактикасы һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча информацион материал өләшү булачак.
Лекторий12 марттан башлап эшли башлады һәм атна саен «Дәрвишләр бистәсе» микрорайонының бөтен гомуми белем бирү мәктәпләрендә үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International