17нче марттан алып 26сына кадәр ТРда «Туберкулез профилактикасы» ункөнлеге үтә

2014 елның 17 марты, дүшәмбе

Бүгенге көндә туберкулез дөньяда иң таралган инфекцияләрнең берсе булып кала бирә. Авыруларны дәвалау өчен инде берничә унъеллык буе эффектив дарулар кулланылса да, һәр ел дөньяда миллионлаган кеше туберкулездан һәлак була.
Дөньядагы халыкның өчтән бер өлеше туберкулез микобактериясе белән йогышланган, ел саен 10 миллионы диярлек туберкулезның тирә-якка авыру уятучы бүленеп чыга торган («ачык» формалар) формалары, һәм тагын якынча шулкадәре үк - авыру уятучы бүленеп чыкмый торган («ябык») формалары белән авырыйлар.

Татарстанда 2013 елда 1 840 762 республикада яшәүчеләр тикшерелде, 772 туберкулез белән авыру очрагы теркәлде. Республикада соңгы 5 ел эчендә туберкулез буенча эпидемиология ситуациясенең яхшыру тенденциясе күзәтелә. 2013 елда туберкулез белән авыру санының территориаль күрсәткече 2012 ел белән чагыштырганда 12,9%ка түбәнәйде һәм 100 мең кешегә 41,8не тәшкил итте (2012 елда 100 мең кешегә - 48,0; 2011 елда - 50,2; 2010 елда - 53,5). Республикада туберкулез белән авыру саны Россия Федерациясендәгегә (68,1) караганда 29,5%ка һәм Идел буе Федераль округындагыга (62,7) караганда 23,5%ка түбәнрәк.

Туберкулез көчсезләнгән иммунитетлы кешеләр өчен (начар туклану, торак-бытовых шартларының түбән дәрәҗәсе, өлкән яшь, эчкечелек, шикәр диабеты кебек озакка сузылучан авыру булу, онкологик авырулар, ВИЧ-инфекциясе) аеруча куркыныч. Уртача алганда организмнарына авыру уятучы эләккән кешеләрнең 20дән берсе авырый.

Туберкулезны профилактикалауның иң яхшы чарасы - үз вакытында БЦЖ вакцинациясен ясату. Исегездә тотыгыз, нык йөткерүче кешеләр белән тыгыз аралашмаска кирәк. Бүлмәләрне ешрак җилләтергә һәм юеш дымлы чүпрәк белән сөртергә кирәк. Ел саен флюорография үткәрергә. Иммунитетны ныгыту мөһим: саф һавада булу, физкультура белән шөгыльләнү, тулы кыйммәтле туклану файдалы. Хәлсезлекнең билгеләре барлыкка килгәндә тоткарлыксыз табибка мөрәҗәгать итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International