2014 елның маенда Россиянең иң борынгы вузларының берсе Казан дәүләт медицина университеты үзенең 200-еллык юбилеен бәйрәм итәчәк. Ел дәвамында КДМУ эгидасы астында юбилей чараларын үткәрү планлаштырылган. Аларның берсе булып 21нче марттан 27сенә кадәр Казан шәһәрендә үтәчәк IX Халыкара студентлар-медикларның һәм медицина эшчеләренең сәнгатьләре фестивале торачак.
Фестивальнең төп бурычы булып медицина һөнәрен популярлаштыру, медицина һәм фармацевтика буенча югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары, сәламәтлек саклау оешмалары арасында иҗат бәйләнешләрен берләштерү һәм ныгыту, медицина эшчеләренең иҗади мөмкинлекләрен ачу һәм үстерү тора.
Чара Россиянең Медицина һәм фармацевтика ЮУЙларының ректорлары советы, «Медицина гәҗите», Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау эшчеләре Профсоюзы, Казан дәүләт медицина университеты тарафыннан, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь), Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау эшчеләре профсоюзы Татарстан оешмасының Республика комитеты, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлыгы булышуы белән оештырылган.
Фестивальгә Россия Федерациясенең 50 медицина һәм фармацевтика ЮУЙының вәкилләре киләчәкләр, чарада катнашучыларның һәм кунакларның саны 1500 кешедән артык булачак.
Фестивальнең сайлап алу турлары түбәндәге юнәлешләр буенча үтәчәкләр: җыр бәйгесе, ансамбльләр бәйгесе, бию бәйгесе, театр бәйгесе, кинобәйге.
Фестиваль җиңүчеләре һәм лауреатларының гала-концерты 2014 елның 26 мартында 18.00да «УНИКС» КФУ МСҮдә Татарстан Республикасы, Казан шәһ., Кремль ур., 18 йорт адресы буенча булачак.
Чараны яктырту сораулары буенча сез мөрәҗәгать итә аласыз:
КДМУның студентлар пресс-үзәге җитәкчесе - Азалия Дәүләтшина
(тел. 8 919 621 73 45),
КДМУның студентлар пресс-үзәгенең ММЧ белән эшләү буенча белгече - Гүзәл Вәлиева
(тел. 8 904 762 93 58).