Профессор Николай Ваганов эш визиты белән Казанда

2014 елның 19 марты, чәршәмбе

Казанга килү вакытында медицина фәннәре докторы, профессор, Россия дипломнан соңгы белем бирү медицина академиясенең аналарны һәм балачакны яклау медицина-иҗтимагый проблемаларының кафедрасы мөдире, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы Россия балалар клиника хастаханәсенең җитәкчесе, Россия Балалар хастаханәләре ассоциациясе рәисе Николай Ваганов Республика клиника хастаханәсенә килеп китте. Профессор Балалар Республика клиника хастаханәсенең баш табибы Р.Ф. Шәвәлиев белән бергә РКХның кабул итү-диагностика бүлегенә һәм перинаталь үзәгенә кереп чыкты. Аны клиниканың эшчәнлеге белән РКХның баш табибы Р.Ф. Гайфуллин, РКХның диагноз хезмәте җитәкчесе М.Р. Мәҗитов һәм акушерлык-гинекология ярдәме буенча баш табиб урынбасары И.Р. Галимова таныштырдылар.

Кунакның игътибарына хастаханәнең ашыгыч хезмәтләренең эшләүләре, шулай ук авыр пациентлар белән булган стационар һәм чит ил клиникалары белгечләре белән консультацияләр үткәрү һәм район хастаханәләре белән тәэсир итешү буенча ситуацион үзәк күрсәтелде. Профессор Ваганов Республика клиника хастаханәсе эшен оештыруны, аерым алганда ашыгыч мөрәҗәгать иткән пациентларга үз вакытында ярдәм күрсәтүне югары бәяләде.
Визит программасы чикләрендә Югары медицина технологияләре белем бирү үзәгендә профессор Николай Ваганов «Балаларга медицина ярдәмен күрсәтүне оештыруның яңа технологияләре» дигән түгәрәк өстәл эшендә катнашты. Утырыш ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин рәислеге астында үтте. Түгәрәк өстәл барышында Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында балаларның һәм аналарның сәламәтлекләрен саклауны оештыру үсешенең төп трендлары турында сөйләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International