Казанда бактерияләргә каршы терапия буенча РФ Сәламәтлек саклау вәкилләре белән булган уртак мәктәп уңышлы үтте

2014 елның 21 марты, җомга

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиника хастаханәсе булышуы белән «Госпитальгә кадәрге этапта һәм стационар шартларда бактерияләргә каршы терапиянең көнүзәк сораулары» темасына Республика фәнни-гамәли конференциясе булды. Конференция эшендә Татарстан Республикасының 300дән артык төрле профиль белгечләре - табиб терапевтлар, хирурглар, акушер-гинекологлар, реаниматологлар, клиник фармакологлар, микробиологлар, «Казан дәүләт медицина университеты» ЮҺБ ДБББОның һәм «Казан дәүләт медицина академиясе» ӨҺБ ДБББОның профильле кафедралары хезмәткәрләре катнашты.

Тыңлаучылар игътибарына хастаханәдән тыш булган һәм нозокомиаль инфекцияләрнең бактерияләргә каршы терапиясе тактикасы буенча заманча мәгълүматлар күрсәтелделәр. Этиологиясендә, хәзерге вакытта, поли- һәм панрезистентлы микроорганизмнар өстенлек итә торган сепсис терапиясенең заманча проблемаларына багышланган докладлар аеруча кызыксыну уяттылар.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International