Чара Яр Чаллы шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе тарафыннан Мәгариф идарәсе һәм яшүсмерләр эшләре буенча идарә белән бергә оештырылды. Экскурсия чикләрендә киләчәкләрен медицина белән бәйләргә уйлаган укучылар, «Синең табибың» гомуми практика табиблары һәм педиатрлары бүлекчәләренә, шулай ук «Кама балалар медицина үзәге» ДАССОга кереп чыктылар.
Экскурсантларны барыннан да бигрәк табиб булыр өчен уку вакытлары, медицина эшчеләренең хезмәт хакы һәм хезмәт шартлары кызыксындыра иделәр. Укучыларны медицина ярдәмен күрсәтүнең яңа технологияләре һәм сәламәтлек саклауның мәгълүматлаштырылуы яхшы яктан шаккаттырдылар.
Гомумән, шәһәрдә профессиональ ориентация буенча һәм медицина кадрларын тарту буенча чаралар өзлексез үткәреләләр. Күптән түгел ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы киңәшмәсендә видеоконференция режимында ТР Хөкүмәтенең грантлары системасы хисабына табибларны тарту буенча эшне оештыру турында фикер алыштылар. Искә төшерәбез, Чаллыга торак шартларын яхшыртуга 500 мең сум күләмендә хөкүмәт грантларын алуга 40 квота бүленеп бирелгән.