Ростов өлкәсенең делегациясе эш визиты белән Казанда

2014 елның 21 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасына эш буенча килү вакытында Ростов делегациясе «ТР ССМ Республика клиника  хастаханәсе» ДАССОга, «Шәһәр студентлар хастаханәсе №4» ДАССОга, «Ашыгыч ярдәм станциясе» ДАССОга килеп китте.
Аерым алганда, Республика клиника хастаханәсендә делегация медицина оешмасының кабул итү бүлегенең эше белән танышты. Студентлар хастаханәсендә баш табиб Айрат Зиатдинов һәм ТР ССМ Казан шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Альбина Малова делегация әгъзаларын оешманың структуралы бүлекчәләрнең эше белән: регистратура, кичектергесез ярдәм блогы, торгызу дәвалавы бүлекчәсе, өр-яңа медицина җайланмалары белән җиһазландырылган функциональ диагностика һәм нур диагностикасы кабинетлары, көндезге стационар, үсмер яшь үзенчәлеге белән бәйле булган сәламәтлек саклау проблемалары буенча комплекслы медицина-психология ярдәме күрсәтүче «Чагылдыру» Яшьләргә дустанә булган клиника белән таныштырдылар. Делегация әгъзаларына медицина үзәгенең диагностикалау һәм дәвалау мөмкинлекләре, пациентларның йөреше логистикасы күрсәтелде.
Казанның ашыгыч ярдәм станциясендә, Ростов өлкәсенең делегациясе call-үзәкнең эше белән танышты.
Татарстан башкаласына килеп  китүнең ахырында, Ростов делегациясе белән ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин очрашты. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгындагы очрашу барышында кунаклар, Казанның медицина оешмасының мөмкинлекләре тәэсир итте, дип билгеләделәр. Шулай ук тарафлар хезмәттәшлекнең мөмкин булган юллары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International