Баулы муниципаль районында «Бердәм Россия» көне

2014 елның 24 марты, дүшәмбе

Баулы муниципаль районында Татарстан Дәүләт Советы рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе сәркатибе Фәридә Мөхәммәтшина җитәкчелеге астында «Бердәм Россия» көне үтте. Баулы районына «Бердәм Россия» партиясенең татарстан җирле бүлекчәләре делегациясе килде. Аның составында Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, республика хөкүмәте әгъзалары, шул санда Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин.
Баулы муниципаль районының Поповка табиб амбулаториясендә авыл халкына махсуслаштырылган медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру максатларында 7 авыл торак пунктыннан булган (Поповка ав., Алексеевка ав., Измайлово ав., Татар Кандызы ав., Фоминовка ав., Урустамак ав., Удмурт Ташлы ав.) яшәүчеләрне карап чыгу өчен «Бердәм Россия» көне чикләрендә «Баулы үзәк район хастаханәсе» ДАССОның табиб-белгечләре бригадасының чыгуы оештырылган.

Олыларны һәм балаларны түбәндәге белгечлекләр буенча булган табиблар: педиатр, невролог, стоматолог-ортопед тарафыннан консультатив кабул итү үткәрелде. Күчерелмә аппаратларда ультратавыш тикшеренүләре үткәрелде, сулыш әгъзаларының озакка сузылган авырулары булган пациентларда тышкы сулыш алу функциясе билгеләнде. Барлыгы 138 авыл кешесе каралды.
Көннең икенче яртысында составында республика медицина оешмаларыннан белгечләр: РКДҮдән кардиолог, РКХнең консультатив хастаханәсеннән эндокринолог һәм пульмонолог булган табиблар бригадасы эшен дәвам итте, алар 72 кешегә киңәш бирделәр. Авырулар квалификацияләнгән консультацияләр һәм үз авыруларын дәвалау буенча рекомендацияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International