Яхшы эш өчен – урынлы бүләк

2014 елның 1 апреле, сишәмбе

ТР сәламәтлек саклау министры  Адель Вафин Министрлыкның хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.

Аерым алганда, актив һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек, җинаятьләрне тирәнтен тикшерү вакытында ярдәм күрсәтү һәм югары профессиональлек өчен ТР буенча РФ Тикшерү идарәсенең Рәхмәт хаты белән Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Сәгыйть улы Җәләлетдинов бүләкләнде, ә сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәтенә карап һәм күпъеллык намуслы эше өчен Сәламәтлек саклауның отличнигы дигән тармак билгесе белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Рамил Уел улы Әхмәтов бүләкләнде.

 

Сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәтенә карап һәм намуслы эше өчен Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Хөрмәт грамотасы белән Сәламәтлек саклау идарәсе аналыкны һәм балачакны саклау бүлегенең консультанты Князева Наилә Әнәс кызы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау һәм профилактикалау идарәсенең профилактика ярдәме бүлегенең әйдәүче консультанты Никитина Елена Владимир кызы, Сәламәтлек саклау министрлыгының Стандартлар һәм медицина эшчәнлегенең сыйфатын тикшерү идарәсенең «Сәламәтлек» милли проектын гамәлгә ашыру секторының әйдәүче консультанты Рәхимкулова Галия Мансур кызы, «Республика медицина мәгълүмат-аналитик үзәге» ДАССОның директоры Шерпутовский Владимир Георгий улы бүләкләнделәр.

 

Шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының боерыгы белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасында намуслы эше өчен Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Рәхмәт хаты белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мәгълүматый һәм инновацион технологияләре бүлегенең башлыгы Нурмиев Марат Сәйдәш улы
бүләкләнде.

Юридик бүлеге башлыгы Стрюкова Татьяна Андрей кызы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең квалификацияләрен күтәрү курсларын уздыру вакытында актив һәм нәтиҗәле эше өчен Казан федераль университеты ЮҺББ ФДФББУның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 
Лаеклы бүләкләр белән тәбрик итәбез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International