Россия Федерациясе Хөкүмәтенең рәисе урынбасарының ярдәмчесе Елена Гущина: «Казанның тәҗрибәсен алырга ярый»

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе

Казанда эш визиты белән Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча беренче урынбасарының ярдәмчесеЕлена Гущина булып китте. Кунак башкалага эш буенча килү вакытында «4нче Шәһәр сырхауханәсе «Студенческая» ДАССО, «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОсын карады, шулай ук Республика онкология диспансерына килеп китте.       «Студенческая» Шәһәр сырхауханәсендә ТР ССМ министрының беренче урынбасары С.А. Осипов һәм баш табиб А.И. Зиатдинов кунакны сырхауханә бүлекчәләренең: дәвалау-диагностикалау, терапия, гинекология бүлекләренең, төзәтү-дәвалау бүлегенең эшләре белән таныштырдылар. Аерым кызыксынуны профилактик караулар бүлекләре һәм «Отражение (Чагылыш)» дигән Яшьләргә карата дустанә клиника уяттылар. Оешманың яшьләргә хәзерге заман югары квалификацияле медицина ярдәмен күрсәтү өчен кирәк булган зур дәвалау-диагностикалау мөмкинлекләре билгеләнде.                         ТР Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин озатуында 7нче Шәһәр клиник хастаханәсенә бару вакытында Хөкүмәт рәисенең беренче урынбасарының ярдәмчесе кабул итү-диагностикалау бүлеген, операция ясау һәм диагностикалау блокларын, реанимацияләү һәм нейрореанимацияләү бүлекләрен, шулай ук беренчел-кан тамыр үзәген, гыйбәдәт бүлмәләрен карап чыкты. Елена Гущина медицина оешмасында эшне оештыруны югары бәяләде, һәм илнең икенче медицина оешмаларының эшләрендә куллану өчен Казанның тәҗрибәсен алырга ярый дип билгеләде. Республика клиник онкология диспансерында Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча беренче урынбасарының ярдәмчесе Республика клиник онкология диспансерының эше һәм мөмкинлекләре белән танышты. Аерым игътибар Төш медицинасы үзәгенә бирелде. Үзәкне әйләнеп чыгу вакытында сәламәтлек саклау министры А.Ю.Вафин һәм ТР ССМ РКОД баш табибы Р.Ш.Хәсәнов кунакны 3D тәртибендәге нурлы дәвалауны планлаштыру станциясенең эше, хәзерге заман тизләткече һәм гаммадәвалау аппаратларының эшләре белән таныштырдылар. Нурлы дәвалауны планлаштыру һәм онкологик, кардиологик һәм неврологик пациентларны тикшерү мөмкинлеге булган хәзерге заман ПЭТ/КТ сканерлары урнаштырылган ПЭТ-үзәге каралды. Е.Ю. Гущина радиофармпрепаратларның җитештерү технологиясе белән танышты. Визит барышында ТР онкология хезмәтен оештыруда күзгә күренеп торган уңышлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International