«4нче Шәһәр сырхауханәсе «Студенческая» ДАССОсына Даниянең Йөзү федерациясенең делегациясе килеп китте

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе

Бүген «4нче Шәһәр сырхауханәсе «Студенческая» ДАССОсына Даниянең Йөзү федерациясенең делегациясе килеп китте. Җыелма команданың баш тренеры Николас Джуба 2015 елда Казанда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын хәзерләүгә бәйле сырхауханәнең медицина ярдәмен күрсәтү буенча мөмкинлекләре белән танышты.

Николас Джуба әфәнде күргәннәренә күңелле гаҗәпләнде. Аның сүзләре буенча, медицина аппаратурасы бөтен хәзерге заман таләпләренә җавап бирә.

Монда тикшерелүче һәм дәваланучы студентлар шундый мөмкинлек белән горурланырга тиеш, дип билгеләде кунак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International