2014 елның 2 апреленнән ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Актаныш үзәк район хастаханәсе» ДАССОсының баш табибы вазыйфасына Бикмөхәммәтов Айрат Фидаил улы билгеләнде. Моңа кадәр бу вазыйфада Айдар Рәфкать улы Хәев эшли иде (2011 елдан бирле). Эш урынын үзгәртү турындагы карарга ул, сәламәтлеге торышы белән бәйле, үз теләге буенча килгән.
БЕЛЕШМӘ:
Бикмөхәммәтов Айрат Фидаил улы
Туу датасы: 1972 елның 23нче июле.
Белеме: югары
1989 елдан 1995 елга кадәр - Казан дәүләт медицина университеты (дәвалау факультеты)
1998 елдан 2002 елга кадәр - Казан дәүләт университеты (юридик факультет) (читтән торып).
Элек укуы һәм эшләве:
1989-1995 еллар – Казан дәүләт медицина университетында уку;
1995-1996 еллар – КДМУның хирургия авырулары кафедрасында интернатура;
1996-1998 еллар – КДМАның гомуми һәм кичектергесез хирургия кафедрасы нигезендә клиник ординатура.
1998-1999 еллар – Казан шәһ. 20нче Шәһәр сырхауханәсенең табиб-хирургы;
1999-2001 еллар – Казан шәһ. 20нче Шәһәр сырхауханәсенең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары;
2001-2005 еллар – Совет районының дәвалау челтәре буенча сәламәтлек саклау бүлеге башлыгы урынбасары;
2005-2006 еллар – ҖЧҖ «ИК «АК БАРС-Мед» медицина иминләштерүе бүлеге башлыгы;
2006-2008 еллар – Казан шәһ. МО БКның Идел буе районының сәламәтлек саклау бүлеге башлыгы;
2008-2009 еллар – ДО РКДҮнең хирургия буенча генераль директор урынбасары;
2008-2011 еллар – Казан шәһ. МО БКның Сәламәтлек саклау идарәсенең медицина маркетингы бүлеге башлыгы;
2012 елның гыйнвары – 2012 елның сентябре –«Ситилаб» ҖЧҖнең корпоратив клиентлары белән эшләү буенча бүлек башлыгы;
2011-2013 еллар – «Казан шәһ. 2013 елдагы XXVII Дөньякүләм җәйге Универсиаданың Башкарма дирекциясе» КБАОсының медицина тәэминәте бүлеге башлыгы;
2014 елның гыйнвары – 2014 елның марты – Сочи шәһ. «Фишт» Олимпия стадионының баш табибы.
Ике ул тәрбияли.