Татарстаннан командировкага җибәрелгән 222 медицина эшчесе арасында алтысы Яшел Үзән районыннан иде. Алар өйгә бурычны үтәү тойгысы һәм Халыкара Олимпия комитеты, Краснодар краеның һәм Татарстанның сәламәтлек саклау министрлары тарафыннан бирелгән рәхмәт хатлары белән кайттылар.
Рәсми булмаган шартларда Яшел Үзәндә аларны, хезмәттәшләренә рәхмәт әйтер өчен, баш табиб Илгиз Хидиятов җыйды.
Безнең медиклар медиаүзәкнең журналистларына һәм «Фишт» стадионына хезмәт күрсәттеләр.
Мәдәният олимпиадасы чикләрендә алар музейларда, экскурсияләрдә булганнар. Әмма иң онытылмаслык тамашалар хәтерләрендә гомергә калдылар - бу спорт ярышлары, бу уеннар ачылу һәм ябылуның патриотлык һәм илебез өчен горурлык хисе белән йөрәкләрен тибрәткән көчле мизгелләре.
Медицина эшчеләренең җылы хәтирәләре волонтер-тәрҗемәчеләр турында, атаклы спортчылар, космонавтлар, популяр артистлар һәм президент Владимир Путин белән танышу турында.
Ә тагын аларны, күңел төпкелләренә үтеп керерлек итеп, паралимпия спортчылары, аларның рухи көчләре һәм ихтыяр көчләре, тормышны ярата һәм максатларга ирешә белүләре шаккаттырды.
Ашыгыч медицина ярдәме фельдшерлары Юрий Мухаев һәм Алексей Сапожниковның, ашыгыч медицина ярдәме табибы Гафур Сибгатуллинның, хирург Андрей Мавзютовның, табиб-кардиолог Дилбәр Имамованың һәм Осиново амбулаториясенең мөдире Таһир Мангушевның тәрҗемәи хәлләре мөһим фактор - Олимпиада-2014тә катнашу белән тулыланды.