«Мин сәламәтлекне сайлыйм!»

2014 елның 4 апреле, җомга

Дөньякүләм сәламәтлек көненә туры китерелгән ункөнлек белән бәйле булган чаралар чикләрендә 2014 елның 1нче апреленнән 10ысына кадәр Авиатөзелеш һәм Яңа Савиново районы администрациясе булышлыгында инде икенче тапкыр «Мин сәламәтлекне сайлыйм!» дигән район викторинасы үз сәламәтлегеңә җитди карашны формалаштыру, спорт белән шөгыльләнүгә, рациональ туклануга, шәхси гигиенага, шулай ук беренче медицина ярдәмен күрсәтә белүгә игътибар җәлеп итү максаты белән үткәрелә. Сайлап алу туры 2014 елның 2нче апреленнән 8енә кадәр белем бирү оешмасы территориясендә, ахыргы тур 2014 елның 10 апрелендә «Тин-клиник» территориясендә үтә.
Сайлап алу турында 119нчы Урта гомуми белем бирү мәктәбе (УГББМ) (СОШ) МБББОның, 54нче УГББМ МБББОның, 62нче УГББМ МБББОның, 10нчы гимназия МБББОның, 36нчы гимназия МБББОның 8нче сыйныфларында укучы балалар катнашалар.
Викторинаны үткәрүгә 54нче, 115нче һәм 60нчы мәктәпләрдә укучылар саныннан «Тин-клиник» волонтерлар отряды тартылган.
Сайлап алу туры беткәч «Тин-клиник» территориясендә «Мин сәламәтлекне сайлыйм!» викторинасының ахыргы станция уеннарында катнашачак 3әр укучылы 5 төркем билгеләнәчәк. Балаларга 6 станцияне - «Мәгълүматый», «Спорт», «Психология», «Беренче медицина ярдәме» һәм «Сәламәтлек» станцияләрен үтәргә кирәк булачак. Станцияләрнең һәрберсендә балаларны аларның яшьтәшләре-волонтерлардан мавыктыргыч биремнәр көтәләр. Моннан тыш, балалар өйгә бирелгән биремне үтәргә тиеш булачаклар - сәламәт яшәү рәвешенең көнүзәк темаларының (чипсыларның һәм кипкән ипи кисәкләренең (сухарик), газлы суның, мобиль телефонның, компьютерның, автомобильнең зарары һәм файдасы) берсенә видео-презентация яклау.
Нәтиҗәләр буенча билгеләнгән җиңүчеләр Авиатөзелеш районы администрациясенең призлары - «Триумф» спорт комплексына абонементлар белән бүләкләнәчәкләр.

Халык өчен мәгълүмат:
420085, Казан шәһ., Гудованцева ур., 19 йорт.
"7нче Балалар шәһәр клиника хастаханәсе" ДАССО балаларга һәм үсмерләргә медик-социаль ярдәм күрсәтү бүлеге "ТИН-КЛИНИК"
тел. 571-84-76 12.00дән 19.00га кадәр
Вконтакте төркеме: vk.Com/tin_clinic

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International