Бу дөньяны без уйлап тапмадык...

2014 елның 8 апреле, сишәмбе

Әле алар 60 кына. Үз балаларының бер төсле авырулары белән берләшкән 60 гаилә. Иртә балалар аутизмы. Шундый диагнозлы балалар тышкы яктан үзләренең яшьтәшләреннән бер дә аерылмаска мөмкин, ләкин аларның нечкә рухи төзелеше тышкы дөнья белән аралашуны шактый кыенлаштыра. Еш кына аутизмлы бала өчен дөнья белән нинди булса да үзара тәэсир итешү – авыр сынау. Аларның һәрберсенең, аңа керү кайвакыт иң якын кешеләргә – әнисе һәм әтисе өчен дә авырлашкан, үзенең аерым бер дөньясы.

Бер ел элек мондый балаларның инициативалы ата-аналары үз тырышлыкларын авыр тормыш хәлендә үзара булышу өчен берләштерделәр. Шулай, 2013 елның 26 апрелендә Яр Чаллыда «ОСОБЫЙ МИР ( ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ДӨНЬЯ)» дигән АУТИЗМЛЫ ҺӘМ ҮСЕШНЕҢ БАШКА ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ БУЛГАН БАЛАЛАРГА ЯРДӘМ ИТҮ ҖИРЛЕ ҖӘМӘГАТЬЧЕЛЕК ОЕШМАСЫ барлыкка килде. Узган елда оешма белгечләрнең игътибарларын үзенә тарта алды. Балалар өчен җәмәгатьчелек нигезендә регуляр дәресләр (сенсорлы бүлмә, музыка дәвалавы һ.б.) оештырылды. Ата-аналарның аутизмлы балаларны тәрбияләүдә, укытуда һәм сәламәт җәмгыятькә социальләштерүдә тәҗрибә белән уртаклашу һәм аралашу мөмкинлекләре барлыкка килде. Дәресләргә хәрәкәтнең, күрүнең, ишетүнең һ.б. бозылулары булган «үзенчәлекле» балалар да йөри башладылар. 25 апрельдә «ОСОБЫЙ МИР (ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ДӨНЬЯ)» ҖҖО мөмкинлекләре чикләнгән балаларга җәмәгатьчелекнең игътибарын тарту һәм толерантлы мөнәсәбәтне формалаштыру максаты белән  хәйрия концертын уздыра. Ул ШҮИСның зур залында Мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча идарә ярдәмендә булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International