«Сәламәтлек» программасының чираттагы чыгарылышын «Россия 1 Татарстан» телеканалында шимбә көнне 12 апрельдә 10 сәг.45 мин. карагыз

2014 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

Программаның төп темасы трансмиссив авыруларны профилактикалауга багышлана. Бөтен дөньяда 7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләнә. 2014 елда бу көн трансмиссив авыруларга: бизгәк авыруына, Денге бизгәгенә һ.б. – багышлана. Программаның махсус сюжеты Татарстанның баш инфекционисты Ирина Кравченко, КДМУның йогышлы авырулар кафедрасы доценты Фәйрүзә Гыйльмуллина бизгәк авыруын профилактикалау чаралары турында сөйләячәкләр һәм чит илләргә баручыларга киңәшләр бирәчәкләр. Балалар рубрикасы авыз куышлыгының гигиенасына һәм тешләр сәламәтлегенә багышлана!

Бу һәм башка мәсьәләләр турында «Сәламәтлек» программасын шимбә көнне 12 апрельдә 10 сәг.45 мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалында карагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International