Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин, Татарстан Республикасының Премьер-министры И.Ш. Халиков кушуы буенча, видеоконференция режимында «ТРда аналык һәм сабыйлык үлеме санының торышы, аны стабильләштерү һәм киметү буенча чаралар турында» дигән мәсьәлә буенча республика киңәшмәсен үткәрде. Киңәшмәдә муниципаль оешмаларның һәм районнарның башлыклары, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасарлары, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы аппараты хезмәткәрләре, баш штаттан тыш белгечләр, КДМА һәм КДМУның профильле кафедралары мөдирләре, Сәламәтлек саклау идарәсенең территориаль органнарының башлыклары, медицина оешмалары җитәкчеләре, баш табибларның акушер-гинекология һәм педиатрия хезмәтләре буенча урынбасарлары, баш акушер-гинекологлар, территорияләрнең баш педиатрлары, табиб-акушер-гинекологлар, педиатрлар, неонатологлар катнаштылар.
Төп докладлар белән ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, «Балалар республика клиника хастаханәсе» ДАССОсының баш табибы Рафаэль Шәвәлиев, баш белгеч – ТР ССМның акушер-гинекологы, «Республика клиника хастаханәсе» ДАССОсы баш табибының акушерлык-гинекология ярдәме буенча урынбасары Илмира Галимова чыгыш ясадылар.
Сабыйлык һәм аналык үлеме саны мәсьәләләре Россия Федерациясе субъектлары эшчәнлекләренең иң мөһим күрсәткечләре булып торалар һәм дәүләт дәрәҗәсендә күзәтеләләр. Оператив мәгълүматлар буенча, сабыйлык үлеме саны Республикада бу елның январь-март айларына үткән елдагы тиңдәш чор белән чагыштырганда (7,99 промилле) 6,4 промиллены тәшкил итте. Сабыйлык үлеме саны күрсәткече бу елның ике аена Россия Федерациясендә 7,9‰ны, Идел буе федераль округында 8,0‰ны тәшкил итә.
Киңәшмә барышында министр А.Ю.Вафин, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы сабыйлык һәм аналык үлеме санының һәр очрагын җентекләп анализлый, клиник-экспертлы эш үткәрелә, эшче төркемнәр медицина оешмаларына чыгалар, Республика Координация киңәшмәсенең оператив штаблары һәм утырышлары үткәреләләр, дип билгеләде. Мондый эш медицина ярдәмен оештырудагы бозуларны ачыкларга һәм үлем очракларын профилактикалаудагы конкрет бурычларны билгеләргә рөхсәт итә.