2014 елда Татарстанда табибларның хезмәт хакы 38 мең 206 сумны тәшкил итәргә тиеш. Моның турында бүген ТР Дәүләт Советының социаль сәясәте буенча комитетының утырышында Республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева хәбәр итте.
Урта медицина персоналының хезмәт хакы 22 мең 275 сумга кадәр, кече медицина персоналының – 14 мең 908 сумга кадәр артырга тиеш. «Бөтен цифрлар яраштырылган, тиешле юл карталарында теркәлгән», – дип хәбәр итте министр урынбасары.
2013 елда, аның сүзләре буенча, табибларның хезмәт хакы 33 мең 447 сумны, урта медицина персоналының - 19 мең 325 сумны, кече медицина персоналының – 12 мең 95 сумны тәшкил иткән иде.
«2011 елның дәрәҗәсенә караганда табибларның хезмәт хакы 50 процентка якын артты»,– дип билгеләде Е.Шишмарева.