Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча планлы эш

2014 елның 12 апреле, шимбә

ТР ССМ Әлмәт муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсендә районның сәламәтлек саклау оешмаларында уздырылган коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Идарә җитәкчесе Равил Хәйруллин рәислегендә чираттагы киңәшмә булды. Диалогта шәһәр прокуроның урынбасары Илдус Алимов һәм Әлмәт шәһ. ЭЭБ икътисадый хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы хәрәкәт бүлеге башлыгы Вадим Беляев катнаштылар.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы «Коррупциягә каршы хәрәкәт турында» ТР Законына, ТР Президенты әмере белән расланган ТР Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясенә һәм «2012–2014 елларга республика комплекслы программасын раслау турында» Министрлар кабинеты карарына муафыйк булган тармак максатлы программасын эшкәртте.

Аның төп максаты – сәламәтлек саклау системасында коррупцияне киметү, аның барлыкка килүенең сәбәпләрен бетерү.

Ике эре сәламәтлек саклау оешмаларында коррупциягә каршы хәрәкәт буенча эш оештыру турында Әлмәт ашыгыч  медицина ярдәме станциясенең баш табибы Фәйзи Әгъзамов һәм «3нче Әлмәт  шәһәр сырхауханәсе» ДАССОның баш табибының урынбасары Роза Фарукшина сөйләделәр.

Илдус Алимов Сәламәтлек саклау идарәсендә шундый очрашуларны уздыруның җитди юнәлешен билгеләде. Ул чираттагы мәртәбә дәвалау оешмаларының баш табиблары да, бөтен хезмәткәрләре дә җаваплы булулары турында искә төшерде. Ул хатлар өчен махсус тартмаларда ришвәтчелекнең бөтен күрсәтүләрен һәм аноним хәбәрләрне исәпләргә кирәклеге турында ышандырды. Аларның исәбе теркәлергә һәм хокукны саклый торган органнарга тапшырылырга тиеш.

Прокуратура вәкиле очрашуда катнашучыларны Административ хокукны бозуларның кодексына кертелгән һәм 2014 елның 1 гыйнварыннан көчкә кергән штрафлы санкцияләр салынган бозулар белән таныштырды .

Ул күп санлы сорауларга җавап бирде һәм сәламәтлек саклау оешмаларының сайтларында дөрес мәгълүматны урнаштыруга, ДПОда күрсәтелгән  хезмәтләрнең, шул исәптән түләүлеләренең дә,  ачыклыгына, грамотлы һәм тулысынча интернет-ресурсларын куллануга һәм пациентлар өчен истәлек стендларны эшләп чыгаруга игътибарны юнәлтте.

Анан соң Вадим Беляев һәм Равил Хәйруллин чыгыш ясадылар.

 
 
 
Лилия Сабитова, ӘМР Сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат-хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International