2014 елның 18 һәм 19 апрелендә гадәттәгечә ел саен була торган «Офтальмологиядә яңа технологияләр» фәнни-гамәли конференциясе булачак, анда Татарстан Республикасыннан гына түгел, Россиянең дә башка шәһәрләреннән офтальмолог-табиблар җыелачаклар.
Конференциянең оештыручылары: «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник офтальмология хастаханәсе», Татарстан Республикасының Офтальмологлар җәмгыяте.
Бу конференциянең максаты булып ТатарстанРеспубликасы офтальмолог-табибларының һөнәри дәрәҗәләрен күтәрү, эшләнгән алымнар һәм тәҗрибә белән уртаклашу, диагностикалау процессына яңа технологияләрне кертү һәм күз авыруларын дәвалау булып тора.
Гадәттәгечә эш йомгагы ясалачак һәм Татарстан Республикасының
Офтальмология хезмәте үсешенең перспективалары турында сөйләп биреләчәк.
Ике көн эчендә оптометриягә багышланган аерым секция эшләячәк. Шул секция чикләрендә Россиянең әйдәүче белгечләренең докладлары, шулай ук әйдәүче дөнья брендларынан мастер-класслар тәкъдим ителәчәкләр.
Конференциянең икенче көнендә оптометрия форумына паралллельле булып беренче тапкыр витреоретиналь хирургиясенә багышланган секция уздырылачак. Аның чикләрендә «Живая хирургия» һәм бу өлкәдә әйдәүче белгечләрнең докладлары тәкъдим ителәчәкләр.
Конференция вакытында хәзерге заман офтальмология җиһазларының, дару чараларның, күзлекләр һәм контактлы линзаларының күргәзмәсе эшлиячәк.
Конференция www.organum-visus.com порталы һәм www.eyenews.ru сайтының мәгълүматый булышлыгында уздырыла.
Көтелгән катнашучылар саны – 400–500 кеше
Уздыру урыны: Казан шәһ. Әмирхан ур., 1, «Ривьера» кунакханәсе, 2нче кат.